Татарстан Президенты Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмиль Брикс белән очрашты

27.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмиль Брикс белән очрашты. Очрашу Россия венчур форумы кысаларында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Аделдинов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстан республикасына игътибары һәм бүгенге венчур форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. 

ТР Президенты искәрткәнчә, узган елның май аенда Татарстан делегациясе Австриягә барды. Эш визиты барышында ил җитәкчелеге белән нәтиҗәле очрашулар узды, аерым алганда Австрия экс-президенты Хайнц Фишер белән очрашу булды. Шулай ук Австрия-Татарстан эшлекле форумы үткәрелде. "Әлеге визитны оештыруда ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде ТР Президенты Эмиль Брикска. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Австрия бизнесы белән актив үезмәттәшлек итә. республикада "Винербергер" заводы эшли. "Фишер Композит" компаниясе белән берлектә композит корылмалар производствосы эшли. "Сваровски" компаниясе белән дә проектлар гамәлгә ашырыла. 

Татарстан Президенты алга таба нефть эшкәртү, машина төзелеше, ИТ өлкәләрендә хезмәттәшек мөмкинлекләре зур икәнен билгеләде. 

"Без Австрия компанияләренең Россиядә эшне башлаганда безнең республиканы старт мәйданчыгы итеп сайлауларын телибез. Бе үз чиратыбызда кирәк булганча ярдәм итрәгә әзер", - диде ул. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев