Рөстәм Миңнеханов: Дүртенче сәнәгать революциясе безнең конкурент өстенлегебезне арттырачак

27.04.2017

Дүртенче сәнәгать революциясе безнең конкурент өстенлегебезне үстерергә һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумында хәбәр итте. 

«Технологик эшкуарлык 4.0: Глобаль конкуренциягә сәләт һәм төбәк үзенчәлекләре» пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь – Россия Федерациясе  Икътисад министры урынбасары Олег Фомичев, Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмиль Брикс, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, Глобаль технологик симпозиум президенты – «Глобал Технолоджи Капитал» компаниясе директоры Александра Джонсон, «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген бөтен дөньяда фикер уңында булган  технологик революция Татарстан өчен көтелмәгән хәл булмаячак. Бу юнәлештә республикада берничә еллар буена конкрет адымнар ясала.  

«Барлык кертелгән яңалыклардан, технологик үзгәртеп корулардан бик күп файда күрергә мөмкинлеген аңларга кирәк. Бүген үк инде Татарстанда  медицина һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, социаль өлкәләрдә прогрессив һәм фән сыешлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча зур эш алып барыла. Бу әле башлануы гына», - диде ТР Президенты . 

Республиканың төп ИТ-мәйданчыгы итеп Рөстәм Миңнеханов Иннополис фән шәһәрен атады. Шул исемдәге университет та зур потенциалга ия.  «Процесслар бик тиз бара. Әмма бу үзгәрешләрнең үзәгендә – һәрвакыт кеше. Шуңа күрә кеше потенциалын үстерү – стратегик бурыч. Нәтиҗәле мәгариф системасы олы әһәмияткә ия. Яшь кешеләр белем алып кына калмыйча, параллель рәвештә үз проектларын да үстерергә тиеш», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты чит илләр компанияләре вәкилләренә аерым мөрәҗәгать итте һәм аларны тыгызрак хезмәттәшлеккә өндәде: «Без һәрвакыт үз партнёрларыбыздан өйрәнәбез һәм алар тәҗрибәсен үзебездә кулланабыз. Шул ук вакытта базарда үз продуктларыбызны һәм казанышларыбызны тәкъдим итәбез. Бу үзара файдалы практика». 

Андрей Фурсенко шулай ук билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсен күп планлы итеп үстерү сәнәгать  революциясен дөрес кабул итү өчен зур әһәмияткә ия.    

Статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисад министры урынбасары Олег Фомичев сүзләренчә, әгәр дәүләт һәм бизнес дүртенче сәнәгать  революциясенә әзерме дип сорасаң, әзерлек аерым тармакларда һәм предприятиеләрдә икәнлеге ачыклана. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.