ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: ел азагына кадәр Татарстанда 439 гаилә фермасы төзеләчәк
27.05.2011Бүген ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә шәхси хуҗалыклар эшләре һәм гаилә фермалары төзелеше буенча фикерләштеләр. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
ТР Премьер-минисры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов доклад белән чыгыш ясады. Ул республикада чәчү компаниясе оештырылган төстә узды, дип билгеләп үтте. “Безнең фаразланган күрсәткечләр үтәлде, ресурслар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмады. Бүгенге көндә чәчүлекләрне эшкәртү эшләре башкарыла”, - диде Марат Әхмәтов.
Гаилә фермалары төзелеше мәсьәләләре турында сөйләгәндә, бу темага багышланган өченче чара уза, бу чорда гамәлдәге гаилә фермалары саны 218гә җитте, дип искәртте министр.
Соңгы айда тагын 35 гаилә фермасы эшли башлады. Хәзер 190 ферма төзелү процессында. “Гомумән, районнар мәгълүматлары буенча ел ахырына кадәр 439 ферма төзеләчәк, шулай итеп безнең төрле юнәлештә 650 гә якын гаилә фермасы булачак”, - дип өстәде Марат Әхмәтов.
Татарстан территориясендә вәзгыять төрле, кайбер районнарда бу юнәлештә актив эш алып барыла, ә калганнарда – юк, дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Районнарда гаилә фермалары төхелеше бик мөһим, авыл җирлеге җитәкчеләре бу мәсьәләне контрольдә тотарга тиеш, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.