Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисе идарәсе рәисе - генераль директоры Константин Цицин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Очрашуда катнашучылар торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту, шәһәр мохитен үстерү һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү турында сөйләштеләр.