Рөстәм Миңнеханов: "Сез җитди проект тормышка ашырасыз, һәм бу хөрмәткә лаек"

27.05.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы төзелеше буенча республика штабы утырышын үткәрде.
Республика башлыгы “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән бергә сәнәгать мәйданчыгын карады.
Висбрекинг җайланмалары һәм күкерт җитештерүне ТР Президенты комплексның төп объектларыннан берсе дип атады. Хәзерге вакытта биредә график буенча механика-монтажлау һәм җиһазларны гидросынау эшләре дәвам итә.
Кайнар су станциясе Р.Миңнеханов танышкан чираттагы объект булды.
Чистарту корылмаларының эше белән җентекләп танышу барышында әйләнә-тирә мохитне саклау темасы кузгатылды. Аларны файдалануга тапшыру нефть продуктлары эшләп чыгаруны тәэмин итүче объектлар белән параллель рәвештә бара. Шуның белән “ТАНЕКО” югары экологик стандартларга җавап бирүче продукция эшләп чыгару компаниянең төп өстенлекләре рәтенә керүен раслый.
Мәгълүмати технологияләрне үстерү ТР Президентының даими игътибар үзәгендә булганлыктан, тауар-чимал паркларының операторлар бүлмәсе белән танышканда республика башлыгы биредәге хезмәткәрләргә эшнең оештырылуы хакында сораулар бирде. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, кулланыла торган IT-технологияләр технология процессын алып баруның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дөньякүләм тәҗрибәгә туры килергә, шулай ук карарлар кабул итү өчен вакытны тизләтергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыгы белән танышканда билгеләп үткәнчә, төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгәннән соң территорияне тәртипкә китерү эшләренә керешергә, шулай ук сәнәгать дизайны буенча белгечләр җәлеп итәргә кирәк.
Республика штабы утырышында “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов подряд оешмалары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Утырыш ахырында ТР Президенты “ТАНЕКО” коллективын Химиклар көне белән котлады, компания һәм подряд оешмалары вәкилләренә республика бүләкләре тапшырды.