Бүген Казанда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану гамәлияте буенча гавәми фикер алышулар узды.
Чарада Россия Федерациясе Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев һәм башкалар катнашты. Соңрак аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды.
Искәртәбез, гавәми фикер алышулар «Дәүләт контролен һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар хокукларын яклау турында» 26.12.2008 № 294-ФЗ Федераль закон, шулай ук «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген реформалау» өстенлекле программасы таләпләре нигезендә уздырыла.
Чара онлайн режимда барды. Турыдан-туры трансляция Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында гамәлгә ашырылды (www.prav.tatarstan.ru)
Пленар сессия модераторы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов булды. Ул искәрткәнчә, илдә контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген реформалауның өстенлекле программасы гамәлгә ашырыла. Программаның төп максатлары – эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы оешмаларга һәм гражданнарга административ йөкләнешне киметү, шулай ук һәлак булу очракларын, авырып китүләрне һәм агулануларны, матди зыяннарны киметү.
Кереш сүзендә Россия Федерациясе Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов гавәми фикер алышуларның мөһимлеген ассызыклады.
Нотык белән «Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге» бөтенроссия эш бирүчеләр берләшмәләренең Хезмәт базары һәм социаль партнерлык идарәсенең идарәче директоры Марина Москвина да чыгыш ясады.
2017 елның I кварталында Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану гамәлияте буенча нотык белән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе – Татарстан Республикасында баш дәүләт инспекторы Евгений Костюшин чыгыш ясады.
Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, 2017 елның беренче кварталында Дәүләт инспекциясенә 2325 мөрәҗәгать кергән. Асылда алар хезмәт шартлары иминлеген тәэмин итү, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү мәсьәләләренә кагыла.
Евгений Костюшин шулай ук билгеләп үткәнчә, төп бурычларның берсе – җитештерүдә бәхетсезлек очракларын киметү. Быел беренче квартал эчендә 33 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 7 очракта кеше һәлак булган, 26 очрак каты имгәнүләр белән тәмамланган.
Беренче кварталда 412 карар чыгарылган.
Евгений Костюшин шулай ук Россия Хезмәт министрлыгының «онлайн-инспектор» сервисы турында да сөйләде.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, җитештерүдә иминлекне тәэмин итү эше системалы булырга тиеш. Без атна саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсен хезмәтне саклау өлкәсендәге ситуацияне күзәтүдән башлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, имгәнү очраклары, хезмәт шартларын тәэмин итү, хезмәт хакын түләү – барлык бу мәсьәләләр даими контрольдә тора.
Аннары «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Александр Ушенин предприятиедә хезмәтне саклау икътисады турында чыгыш ясады.
Азакта сорауларга җаваплар сессиясе уздырылды.