Татарстанга РФ Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов һәм Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов килде

25.04.2017

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе  Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов һәм Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов килде.

Михаил Абызов белән Всеволода Вуколовны «Бигеш» аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.   

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Михаил Абызов һәм Всеволод Вуколов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, Ford Sollers заводының җитештерү цехларында булачаклар.

Төштән соң Казанда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану гамәлияте буенча гавами тыңлаулар узачак.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.