Татарстан халыклары корылтае – республиканың иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга. Аның делегатлары – барлык территорияләрдән килгән, төрле юнәлештә эшчәнлек алып баручы һәм барлык этник төркемнәрдән булган хөрмәткә лаеклы кешеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халыкларының III корылтаенда ясаган чыгышынада хәбәр итте.
Чара Казандагы «Корстон» КСККда узды.
Корылтай эшче органнар сайлаудан һәм көн тәртибен формалаштырудан башланды.
Искәртәбез, Татарстан халыкларының III корылтае «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә» шигаре белән уза.
Корылтайда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да сәламләү җибәргән.
Корылтай делегатларына беренче булып Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов нотыгында билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президентының корылтай адресына сәламләве Россия Федерациясе җитәкчелегенең милли сәясәт мәсьәләләренә гаять зур игътибар бирүен күрсәтә.
«Татарстанның бүгенге уңышларының нигезе – нәтиҗәле социаль-икътисадый үсеш, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм диниара татулык һәм тынычлык. Фактта корылтай Татарстан халыклары бердәмлегенең рухи акты булып тора. Беренче корылтайдан соң ук мөһим милләтара хәрәкәт институты – Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе, шулай ук Халыклар дуслыгы йорты булдыру турында карарлар кабул ителде».
Татарстан халыкларының икенче корылтае аеруча мөһим вакыйга булды. Аның резолюциясендә илебез Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан уздырылучы иҗтимагый-сәяси курсның дәвамчанлыгы күрсәтелде.
Делегатлар этномәдәни үсешнең уңышлы булуын бертавыштан таныдылар. Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе Татарстан Халыклар ассамблеясе дип үзгәртелде. Һәм иң мөһиме, республикада Милли дәүләт сәясәте концепциясе хупланды.
«Без бүген дә эшчәнлегебезне барлык халыкларга тигез тормыш шартлары тудыру, татар халкын төрле яклап үстерү һәм республиканы аның тарихи нигезләнгән дәүләтчелеге рәвешендә ныгыту кебек өстенлекләргә таянып эшлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты 2016 елда республиканың чит илләр инвесторлары белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Татарстан партнерлары 145 илдән, шуларның яртысы белән экспорт сәүдә гамәлләре башкарыла.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика эре трансмилли корпорацияләрне тартып тору үзәге булырлыгы бар, һәм шул ук вакытта икътисадый сәясәт үзәгендә һәрвакыт кеше булырга тиеш.
Татарстанның барлык күп милләтле халыклары вәкилләренә эшчәнлегебезне хуплаулары, республикабыз һәм Ватаныбыз чәчәк атсын өчен тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә телим, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Татарстанның уңышлы булуы турыдан-туры Россиянең уңышлы булуын аңлатканны беләбез».
Нотыгын тәмамлап, Татарстан Республикасы Президенты тагын бер кат ассызыклаганча, милләтара һәм диниара татулык һәм тынычлык безнең эшебезнең котылгысыз өлеше һәм республикабыз, тулаем илебез үсешенең нигезе булырга тиеш.