Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Зубов Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциясенең күргәзмә-ярминкәсендә булдылар

21.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциясенең күргәзмә-ярминкәсендә булды.

Күргәзмә Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырылган һәм Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе форумы уңаеннан уздырыла. 

Күргәзмәне шулай ук Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе Советы рәисе Дмитрий Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов карады. 

Мәртәбәле кунакларны икмәк, чәкчәк белән каршы алдылар.

Күргәзмәдә продукцияне татып карап була - кунакларга колбасалар, итле продукция, Себер җиләкләреннән эчемлекләр, бал ошады.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.