Татарстан Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе белән күп планлы хезмәттәшлекне үстерергә омтыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Мәшһәд шәһәренә (Иран) эш сәфәре кысаларында узган бизнес-форумда хәбәр итте.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави бизнес-секторы вәкилләренә Татарстанга күрсәтелгән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде: «Без Иранның бик тиз үсүчән төбәкләренең берсе – Хөрәсән-Резави провинциясендә булуыбызга бик шатбыз».
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе составына республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың әйдәүче предприятиеләре вәкилләре керә. Бу эш сәфәребез барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар һәм уртак проектлар турында сөйләшерләр дип ышанабыз, диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Бүген сәүдә багланышлары сизелерлек дәрәҗәдә үсә. Үткән ел Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше $13,3 миллион тәшкил итте. Шул ук вакытта үзара товар әйләнешен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә файдаланылмый әле. Киләчәктә дә багланышларны үстерү өчен бизнес-бергәлек вәкилләрен актив җәлеп итәргә, аларга бу процесста ярдәм күрсәтергә кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан – Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләреннән берсе. Республика икътисадында нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, нефть химиясе, автомобильләр төзелеше, вертолетлар төзелеше, суднолар төзелеше тармаклары мөһим урын били. Республикада җитештерелгән сәнәгать продукциясенең 50%ы экспортка китә.
«Без үзебезне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итәбез. Инновацион үсешкә аерым игътибар бирәбез. Ике ел рәттән Татарстан инвестицион климат торышы буенча Россия илкүләм рейтингында алда бара. Ике махсус икътисадый зона – "Алабуга" һәм "Иннополис" уңышлы эшли. Ә безнең индустриаль парклар, технопарклар һәм инжиниринг үзәкләре илдә иң нәтиҗәлеләрдән санала», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Россиядә Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә. Бүген Россия Федерациясендә 20 миллоннан артык мөселман яши. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшләп килә».
«Ел саен Татарстанда «Россия – ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Форум Россия һәм мөселман илләре белән хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле мәйданга әверелде. Үткән ел монда 50дән артык илдән 1500 вәкил катнашты. Сезне быел 18-20 майда узачак «Kazan-Summit»ка чакырам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстанның туризм потенциалын Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тәкъдир итте. Республикадагы инвестицион климат турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.