Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан һәм Австриягә булган мөмкинлекләрне гамәлгә ашыру өчен механизмнар барлыкка китерергә кирәк”

21.05.2011

Австрия Президенты Хайнц Фишерның Татарстанга визиты ике республика арасында ике якка да файдалы элемтәләрне үстерүгә җитди этәргеч бирәчәк. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Австрия Республикасы Президенты Хайнц Фишер белән очрашу вакытында журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.

Очрашуда Австрия делегациясенең Татарстанга ике көнлек визитына нәтиҗәләр ясалды һәм хезмәттәшлек перспективалары билгеләнде. “Күптән түгел без Австриядә булдык һәм Россия авиациясе өчен куллану мөмкин булган яңа технологияләрне өйрәндек. Мондый проектлар бик күп. Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр – безнең элемтәләрнең нигезе. Аларның нигезендә без мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итә алачакбыз. Әлеге өлкәләрдә Австрия Республикасының потенциалы шактый югары”, - дип ассызыклады ТР Президенты очрашу нәтиҗәләре буенча.

Үз чиратында, Австрия Республикасы Президенты соңгы вакытта Татарстанның киләчәккә йөз тоткан динамик үсеш кичерүе белән аерылып торуы хакында белдерде. “Визит уңышлы узды, ул бик яхшы оештырылган иде. Без Татарстанның мәдәни һәм икътисади тормышы белән таныша алдык. Безгә икътисад өлкәсендә кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта безнең илләрнең икътисады динамик үсеш фазасында һәм без ирешелгән темпларны сакларга тырышабыз. Бүген безнең тарафтан берничә килешүгә кул куелды”, - диде Хайнц Фишер.

Аның сүзләренә караганда, ике көнлек визит барышында татарстанлыларга Австрия Квалификацияне арттыру һәм икътисад үсешенә ярдәм итү институтының презентациясе үткәрелгән. Австриядән килгән кунаклар Татарстандагы коллегаларына икътисад өлкәсендәге яңа күренешләр белән танышу һәм квалификация күтәрү өчен институтка килергә тәкъдим иткән. “Без шулай ук агымдагы елның көзендә ТР Президенты белән бергә узган чорда башкарылган эшкә нәтиҗә ясау һәм алга таба уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен перспективалы өлкәләрне билгеләү турында килештек”, - дип сүзен йомгаклады Хайнц Фишер.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге очрашуда ассызыклап үткәнчә, Татарстан һәм Австрия икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тиеш. “Бу өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү зарур. Безгә булган мөмкинлекләрне гамәлгә ашыру өчен механизмнар барлыкка китерергә кирәк”, - диде ул. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан Австрия бизнесына һәрьяклап булышлык итәргә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә әзер. Республика башлыгы Татарстанда “ТАНЕКО” проектын гамәлгә ашыру һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшчәнлеге хакында сөйләде. Ул “Алабуга”ның Австрия фирмалары һәм компанияләрендә кызыксыну уятачагына ышаныч белдерде.

“Безнең фикеребезчә, ике республика арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше әлегә югары түгел. Әмма мин Австрия Республикасы делегациясенең Татарстанга визиты һәм бизнес-форумның мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәгенә ышанам”, - диде ТР Президенты. Татарстанда Австрия капиталы катнашында 12 предприятие теркәлгән. “Без Австрия компанияләре белән җитди хезмәттәшлекне максат итеп куябыз, - дип ассызыклады ул.

Казан Кремлендә ТР Президенты белән очрашыр алдыннан Австрия Республикасы делегациясе Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение Соборында булды.