Татарстанда наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә кылынган хокук бозуларның чиреге Чаллыда теркәлгән

20.05.2011

Наркоманиягә каршы тору, халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактика чаралары алып баруга карамастан, соңгы елларда Чаллыда вазгыять шактый катлаулы санала. 2011-2013 елларга каралган шушы афәтне профилактикалау программасы буенча агымдагы ел чараларына 200 мең сум акча каралган.Чаллы мэры Васил Шәйхразиев моны җитәрлек түгел, дип саный, чөнки моның сәбәпләре бар.

Аерым алганда, республикада наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә кылынган хокук бозуларның 25 проценты тирәсе Чаллыда теркәлә. Мәсәлән, соңгы 3 елда һәм быел 3 айда хокук саклау органнары тарафыннан 4 мең тирәсе наркоҗинаять теркәлгән, законсыз әйләнештән 103 кг.нан артык накротик алынган, шул исәптән 17,5 кг героин, 54,9 кг марихуана, 3,3 кг мәк саламы, 23,5 кг синтетик наркотик матдә. Чаллы шәһәре суды шулар буенча 451 кешене хөкем иткән. Моңарчы кулланучылар арасында ихтыяҗ буенча героин өстенлек иткән булса, соңгы елларда Чаллыда яңа төр психоактив матдәләр киң таралыш алган, мәсәлән, 2009 елда - тәмәке кебек тарта торганнары (спайс), былтыр – көнкүреш химиясе рәвешендә яшертен таратылганнары.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган Республика наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында 2008 елдан алып бүгенгегә кадәр Чаллы шәһәрендә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору һәм халыкны наркотизацияләүне профилактикалау эшенең торышы буенча ачыклык керткән Автоград мэры Васил Шәйхразиев шундый мәгълүматлар китерде. Бу җөмләдә ТР прокуроры Кафил Әмиров, димәк, яңа төр психоактив матдәләр таралыш ала дип әйтелә икән, димәк шуңа мөмкинлек-җирлек тудырылган, дигән нәтиҗә чыгарды.

В.Шәйхразиев сүзләренчә, өченче ел төтенләтеп тарта торганнары сатылган 67 урын, былтыр көнкүреш химиясе рәвешендә яшертен генә психоактив матдә белән сәүдә иткән 161 очрак беленгән, болар исә республикада теркәлгәннәрнең 63,6 проценты. Болардан тыш, Россиядә әйләнеше тыелган психоактив матдәләр исемлегенә теркәлмәгән, ләкин составында психоактив матдәләр булган катнашмаларны тартып алуның 180 очрагы теркәлгән. Быел 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча, “наркомания” диагнозы белән 2596 чаллылы хисапта – республикадагының (ТРда - 9419 наркоман) чирегеннән артыгы санала бу. Чаллыда наркомания таралышы 100 мең кешегә 508,7 кеше булып чыга, бу исә тулаем республика, шулай ук Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренең уртача күрсәткечләрен 2 тапкырга артып киткән дигән сүз. Шушы соңгы 3 елда наркоманнарның яшь үзенчәлеге болайрак: 64 проценты – 30-49 яшьлекләр, 31 проценты – 25-29 яшьлекләр һәм 5 проценты – 18-24 яшьлекләр; боларның 77 проценты – эшсез. Былтыр Чаллыда наркомания белән беренче тапкыр авырып китүчеләр 43 булган, ягъни 100 мең кешегә уртача 8,43 кеше туры килә. Монысы республика (уртача 9,4), шул исәптән Казан (уртача 13,1 кеше), Әлмәттәгенең (уртача 16,4) уртачасыннан кимрәк.

Былтыр Чаллыда наркотик кулланучы 1617 кеше профилактик күзәтүдә булган, наркомания белән авыручы 334 кеше кискен хәлдәге авырулар бүлегендә стационар дәвалану узган, шул исәптән 112се - психостимулятор кулланучы. Балигъ булмаганнардан наркомания белән авыручы 1 яшүсмер теркәлгән, дөрес, ел ахырында ул, 18 яше тулганга, олылар рәтенә күчерелгән. Стационар тернәкләндерү бүлегенә наркомания белән авыручы 132 кергән булса, шуларның 99ы (75 проценты) тернәкләнү курсы узып чыгарылган. Шуларга өстәп, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре күзәтүенә, быел 1 март мәгълүматлары буенча, социаль куркыныч хәлдә буларак, 188 гаилә алынган, аларда исә 263 бала үсә. Ведомствоара патронатта ата-анасы эчкече 56 гаилә тора, аларында 92 бала һәм наркоман ата-аналы 3 гаилә, аларында 5 бала тәрбияләнә.