Рөстәм Миңнеханов: 2016 ел йомгаклары буенча «ТАИФ» компанияләр төркеме эшчәнлеген уңай бәялим – бары тик командада эшләү генә мондый нәтиҗәләргә китерә ала

17.04.2017

«Мин 2016 ел йомгаклары буенча «ТАИФ» компанияләр төркеме эшчәнлеген уңай бәялим. Бу – тырыш хезмәт, хезмәткәрләргә, үзеңә, компанияләр төркеме предприятиеләре җитәкчелегенә югары таләпчәнлек нәтиҗәсе. Мин беләм, «ТАИФ» компанияләр төркеменә керүче предприятеләр, бу – «Нижнекамскнефтехим» да, «Казаньоргсинтез» да директоратының бары тик командада эшләве генә мондый нәтиҗәләргә китерә алды». Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖ акционерларының гомуми җыелышыннан соң уздырылган йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге еллык гомуми җыелыш барышында агымдагы хәлләргә җентекле анализ ясалды, компанияләр төркеменең үсеш перспективалары билгеләнде. «Без бүген чимал белән тәэмин итүдәге һәм базарлардагы катлаулы хәлләрне күрәбез», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, киләчәк перспективалар безнең хәлләрне гамәлдәге законнар начарайтуны исәпкә алып каралды. «Теге яисә бу хәлләрне җентекләп анализлау бик мөһим. Салымнар мәсьәләсендә дә предприятиеләр катлаулы хәлләргә юлыктылар. Әмма җитештерүне барыбер җайга салып җибәрергә мөмкинлек таптылар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Нәтиҗә – 2016 елгы уңай эшчәнлек йомгаклары, җитештерү күләмнәре.

«Табыш бераз кимеде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу цифрлар югарырак та булыр иде. Әмма тулаем нәтиҗәле һәм тырыш хезмәт аркасында компания үзенең тотрыклылыгын саклап калды. Ул искәрткәнчә, «ТАИФ» компанияләр төркеменең сальдолы кереме 626 млрд. сум тәшкил итте,  сальдолы килере исә – 539 млрд. сум.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, этилен  комплексын булдыру буенча җитди эш алып барыла (этилен җитештерү, куәте – 1,2 млн. тонна -  проект ике этапка 600әр мең тонна итеп бүленә).

«Бу 600әр ике җитештерү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренчесе Түбән Камада. Казан мәйданчыгын үстерү буенча да җитди планнар бар. Гаять зур проект – «ТАИФ-НК».

Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» компанияләр төркем җитәкчелегенә, бу төркемгә кергән предприятиеләр җитәкчеләренә, Директорлар советына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.  

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «ТАИФ» компанияләр төркеме республикадагы барлык проектларда да актив катнаша, шул исәптән – социаль проектларда да, социаль торак төзелешендә дә. Бу бик зур инвестицияләрне күз алдында тота.

Ул шулай ук компанияләр төркеменең «Парклар һәм скверлар» программасына зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, журналистлар сорауларына җавап биреп, билгеләп үткәнчә, «ТАИФ» «Татфондбанк»тагы хәлләрдән җитди финанс югалтулары кичермәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.