“Татарстан” авиакомпаниясе белән “Чехия Авиалиниясе” арасында код–шеринг турында килешү имзаланды

18.05.2011

Бүген Казанда “Татарстан” авиакомпаниясе белән “Чехия Авиалиниясе” арасында код–шеринг турында килешү имзаланды.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков алдында “Czech Airlines” генераль директоры Йири Марек белән “Татарстан” авиакомпаниясе” ААҖ генераль директоры Руслан Шакиров документка кул куйды.

Код-шеринг турындагы килешүдә бер авиарейсны ике авиакомпания тарафыннан бергә коммерцияле куллану каралган. ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бу килешүне имзалау ике авиакомпаниягә дә яңа юнәлешләр һәм маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренә караганда, мондый килешү партнерларның үзара ышануына дәлил булып тора.

“2013 елгы Универсиада алдыннан безнең өчен транспорт инфраструктурасы мәсьәләсе бик мөһим, - дип ассызыклады Илдар Халиков. - Спорт объетларының күбесе файдалануга тапшырылу сәбәпле, халыкара транспорт элемтәсе үсешенә ихтыяҗ иртәрәк туды”.
Казанда халыкара аэропорт төзелә, ул шулай ук Татарстанда авиакомпанияләр эше өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, дип белдерде Илдар Халиков “Czech Airlines” җитәкчеләренә.

Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге коммерция һәм икътисад бүлеге башлыгы Ян Крс, үз чиратында, күптән түгел Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры җитәкчелегендәге бизнесменнар делегациясе Татарстанда булды, дип искәртте. Ян Крс билгеләп үткәнчә, “Татарстан” авиакомпаниясе һәм “Чехия Авиалиниясе” килешү имзалану Чехия белән Татарстан арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә бер адым булачак һәм яңа эшлекле элемтәләр урнаштырачак.