Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы берничә эре тузелеш объектларындагы эш барышын тикшерде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.
Башта "Россия почтасы" ФДУП логистика үзәгендә җулдылар. Яңа комплекс почта хәбәрләренә таможня хезмәте күрсәтәчәк һәм аеру буенча шөгыльләнәчәк. Үзәкнең гомуми мәйданы 36 мең квадрат метр, анда проект буенча 800ләп кеше эшләячәк һәм аларның 15 проценты – таможня хезмәткәрләре. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итүенчә, әлеге проектның төп бурычы – читтән керүче коммерция һәм электрон коммерция агымына ярдәм итү. Бу максаттан самолетлар өчен аерым полоса каралган. Биредә елына 9 мең тоннага кадәр чит ил йөге керер дип ниятләнелә. Тәүлегенә 1 млн. почта хәбәрләре эшкәртү каралган. Үзәк Идел буе федераль округының берничә төбәгенә хезмәт күрсәтәчәк. Бүгенге көндә объектта төзелеш төгәлләнгән, ул җәй башына ачылыр дип ниятләнә. Әлегә почта үзәге тест режимында эшли, җиһазлар көйләнә.
Үзәк директоры Игорь Васильев Рөстәм Миңнехановка кыска гына экскурсия үткәрде, сортировка линияләре эше, яңа технологик алымнар турында сөйләде.
Шуннан Татарстан Президенты "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәгенә юнәлде. Бүген бу объектта эшләр дәвам ителә. Әзерлеге югары дәрәҗәдәге объектлар - административ бина һәм беренче павильон. Чистарту корылмалары тулысынча төзелеп беткән. Подрядчы билгеләгәнчә, үзәк июль аеннан да калмыйча сафка кертеләчәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов "М-14" торак комплексын төзү барышы белән танышты. Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин аңлатмалар биреп барды. Беренче чиратта 4 күп фатирлы йорт төзү каралган. Беренчесе (88 фатирлы) 2015 ел ахырында ук сафка кертелгән. Шунда ук балалар бакчасын да төзеп бетергәннәр. Калган өч йортны быел җәй сафка кертү көтелә.
Шәйәрнең икенче очында "Салават Күпере" торак комплексында сентябрь уртасына кадәр 15 йортны гамәлгә кертү тиешле. Төзүчеләргә әлеге катыгый таләпләрне Татарстан Президенты куйды. Бүген ул 10, 11, 12 һәм 13 кварталлар төзелешен тикшерде. Рөстәм Миңнеханов подрядчы оешмалар вәкилләре белән сөйләште, финанслау барышы, төзелеш материаллары белән тәэмин ителеш турында сораштырды. 10-5 йортын карап чыкты, аны апрель ае ахырында тәмамлау көтелә. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, аннары 10-7 һәм 10-2 йортларын май аенда сафка кертү каралган. Якындагы арада 1224 урынлы мәктәпне төзү эше башлана.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов "Ак кош күле" урман паркында булды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән күлләрне экологик реабилитацияләү турында фикер алышты, төзелеп килүче зоопарк мәсьәләсе буенча сөйләште, аны быел июль башында тәмамлау каралган.