Илдар Халиков: “Ялган алкоголь белән көрәш – көч ведомстволары бурычы гына түгел”

16.05.2011

Ялган алкоголь продукциясен сатуга каршы көрәш хокук саклау органнарының гына түгел, ә җәмәгатьчелек, муниципаль хакимият, гаммәви мәгълүмат чараларының да уртак бурычы. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында Хокук тәртибе белән тәэмин итү буенча Координация советы белән ТРда алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту советының уртак утырышында белдерде.