Рөстәм Миңнеханов: “Алабуга” МИЗ ТР икътисады өчен иң мөһим үсеш нокталарының берсе”
14.05.2011Бүген “Алабуга” МИЗ административ-эш үзәгендә махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин катнашты.
Искәртеп үтәбез, Олег Костин “Алабуга” МИЗнда беренче тапкыр булды. Ул утырыш алдыннан махсус икътисади зонаның сәнәгать һәм таможня инфраструктурасы белән танышты, резидент-компанияләрнең “Соллерс-Елабуга” ҖЧҖ, “П-Д Татнефть - Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖ һәм “Роквул-Волга” ҖЧҖ кебек предприятиеләрендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләп, “Алабуга” махсус икътисади зонасы ТР икътисады өчен иң мөһим үсеш нокталарының берсе, дип билгеләп үтте. 2010 елда республика 1 трлн. 44 млрд. сумлык сәнәгать продукциясе җитештерде, ә 2016 елда бу күрсәткечне 2 трлн. сумга җиткерергә ниятли дип искәртте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Алабуга” МИЗннан тыш, икътисад үсеше ноктасы “КАМАЗ” ААҖ, шулай ук Кама зонасы сәнәгать предприятиеләре булачак. “Бүген Татарстанда җитештерелә торган полимерның 30 процентын эшкәртүгә ирешү бурычы тора, диде Рөстәм Миңнеханов. Монда кече һәм урта бизнес үсешенә басым ясала”.
ТР Президенты шулай ук Россия Хөкүмәтенә махсус икътисади зоналарга карата чыгарган карарлары өчен рәхмәт белдерде. “Бүген без “Махсус икътисади зоналар” ААҖ белән эшлекле мөнәсәбәттә”, - диде ул.
“Алабуга” МИЗндагы эшләр турында хисап белән “Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” Махсус икътисади зонасы” ААҖ генераль директоры Василий Кудряшов чыгыш ясады.
“Алабуга” МИЗнда 15 резидент-компания теркәлгән, аларның бишесе эшли. Бу, беренче чиратта, “Соллерс”, “Полиматиз”, “Соллерс-Исузу”, “ПД – Татнефть – Алабуга Стекловолокно”, “Эр-Ликид” компанияләре. Калган компанияләр проект-смета документларын әзерләү дәрәҗәсендә.
Махсус икътисади зонада инвестицияләр күләме 30,8 млрд. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә кертелгән инвестицияләр 16,3 млрд. сум, 2532 эш урыны булдырылган. “Резидент-компанияләр эшчәнлеге күләме арту белән бу саннар да артачак”, диде Василий Кудряшов.
Сәнәгать продукциясенең гомуми күләме 30,7 млрд. сум тәшкил итә, барлык күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә. Кертелгән дәүләт акчалары 14,593 млрд. сум тәшкил иткән.
2010 елда резидентлар сыйфатында 14,5 млрд. сум инвестицияле 4 компания (“Соллерс-Штамп”, “Белая дача Алабуга”, “Кастамону Интегрейтед”, “Тракья Гласс Рус”) теркәлгән. 2011 елда резидент статусын 1 млрд. сум күләмендә инвестиция белән 2 компания алган.
“Шулай ук Алабуга муниципаль районы территориясендә юридик затлар буларак теркәлгән компанияләр бар, бу резидент статусы алу өчен беренче адым”, - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов.
Аннары ул МИЗның инженер инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. Инфраструктура объектларына барлыгы 14,6 млрд. сум салынган, 11,6 млрд. сумлык төзелеш-монтажлау эшләре башкарылган.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы күзәтчелек советы утырышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов, “Алабуга муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Геннадий Емельянов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – “Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” Махсус икътисади зонасы” ААҖ директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиев һ.б. катнашты.