Рөстәм Миңнеханов: “Хакимиятне тиешенчә бәяләргә кирәк”
13.05.2011Бүген “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлегенең XIX хисап-сайлау конференциясе узды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең җирле сәяси советы секретаре, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар – барлыгы 500 дән артык кеше катнашты.
Утырышның көн тәртибенә 6 мәсьәлә чыгарылган иде. Илсур Метшин “Бердәм Россия” партиясе Казан бүлеге җирле сәяси советының 2009 елның маеннан алып 2011 елның маена кадәрге эшчәнлеге турында хисап доклады белән чыгыш ясады.
И.Метшин үз докладында хәбәр иткәнчә, Казан “бердәмроссиялеләренең” саны 25 меңгә якын кеше тәшкил итә, хисап чорында беренчел бүлекләрнең саны 64 тән 85 кә кадәр арткан. “2010 елның 10 декабрендә узган сайлаулар “Бердәм Россия” партиясенә Казанда ышаныч зур булулын раслады. Аны сайлаучыларның 67,7 проценты яклап тавыш бирде, бу соңгы елда муниципаль сайлаулар узган, халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң яхшы күрсәткеч”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Тормышта төп кыйммәт – сәламәтлек икәнлеген ассызыклап, ул “бердәмроссиялеләрнең” “Сәламәтлек бишьеллыгы” сайлау алды программасы проектының нәкъ менә халыкның сәламәтлеген һәм казанлылар тормышының демографик әһәмияткә ия шартларын яхшыртуга юнәлдерелеүен искәртте.
Программаның максатларына ирешү берничә юнәлеш буенча эшләүне күздә тота. Бу сәламәтлек саклау системасын ныгыту гына түгел, ә экологик вәзгыятьне яхшырту, сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудыру, шәһәрлеләрнең иминлеген арттыру да.
Казан мэры ассызыклап үткәнчә, әлеге программа нигезендә балалар хастаханәләре һәм хатын-кыз консультацияләренә аерым игътибар биреп, медицина учреждениеләрен кызу темпларда ремонтлауны дәвам итү күздә тотыла. Шулай ук алдагы елларда экология мәсьәләләренә, ТР башкаласында яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә җитди игътибар биреләчәк.
“Бердәм Россия” партиясендә конкрет эш кешеләре тупланган. Шуны ышандыдырып әйтә алам: “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге локомотив булу һәм бөтен республиканы алга хәрәкәт иттерү өчен барысын да эшләргә әзер”, - диде Илсур Метшин.
Бүген шулай ук җирле контроль-ревизия комиссиясенең эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шәһәрнең Совет районында гамәлгә ашырылган проект хакында спорт клубы директоры Вадим Карпушин сөйләде. Ул Казан ишегалларында спорт клублары торгызу кирәклеген әйтте һәм 108 квадрат метрлы бинаны төзү һәм тулысынча җиһазландыру өчен 2 айдан артык вакыт һәм 3 миллион тирәсе акча сарыф ителүе хакында белдерде. “Казанлыларның барысы да мондый клубларда шөгыльләнә алсын өчен 50 гә якын шундый корылма төзергә кирәк. Мондый корылмаларның Россиядә тиңдәшләре юк, аларның киләчәге зур”, - дип ассызыклады Вадим Карпушин һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сорап Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнехановка әлеге идея ошады һәм ул “Лизинг-грант” программасы буенча Татарстанның аңа 20-25 шундый комплекс төзүдә ярдәм күрсәтәчәген вәгъдә итте.
“Безнең алда җитди бурычлар – Дәүләт Думасына, РФ Президентын сайлаулар тора. “Бердәм Россия” партиясе камилләшергә тиеш, аның сафларына куелган бурычларны актив хәл итәргә сәләтле кешеләрне җәлеп итәргә кирәк”, - диде ТР Президенты “Бердәм Россия” партиясе рәисе, РФ Премьер-министры Владимир Путинның Волгоградта җиткергән тәкъдимен шәрехләп.
Республика башлыгы ассызыклап үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда, аеруча Казанда төрле тармакларда гаять күп санда проектлар гамәлгә ашырыла. Әмма, Р.Миңнеханов фикеренчә, аларның барысы да халык арасында тиешенчә пропагандаланмый. Әлеге юнәлештә эшне активлаштырырга, мәгълүматны халыкка җиткерергә кирәк, дип саный Президент. Ул билгеләп үткәнчә, һәркем үз урынында үз эшен тиешенчә башкарырга һәм аның өчен җаваплы булырга тиеш. “Хакимиятне тиешенчә бәяләргә, үз халкыңа, туган шәһәреңә, республикага хезмәт итәргә кирәк. Мин моны үземә карата да әйтәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул Татарстан башкаласында эшләве җиңел булмавын ассызыклады.
“Казанлыларның башкала сайлаучысына әйтер сүзләре бар. Шәһәрдә күп кенә яхшы эшләр башкарыла, әмма проблемалар да җитәрлек һәм бурычлар да җаваплырак”, - диде журналистларга биргән интервьюсында Фәрит Мөхәммәтшин.
Искәртеп узабыз, бүген партия конференциясе делегатлары партиянең Казан бүлеге сәяси советы һәм контроль-ревизия комиссиясенең яңа составын, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVIII конференциясенә делегатлар сайлады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.