Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең яңартылган биологик чистарту корылмаларының беренче чиратын ачуда катнашты

05.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең яңартылган биологик чистарту корылмаларының беренче чиратын тәмамлаганнан соң хуҗалык-көнкүреш калдыклары агып төшүләрне механик чистарту төенен ачуда катнашты.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кыла.   

Механик чистарту төене 1966 елда эшли башлаган булган. Монда агып төшүче калдыкларның 79% проценты – сәнәгатьнеке, 21 проценты – коммуналь хуҗалыктан. Моңарчы яңарту 1980 елда гамәлгә ашырылган, бу  комплекс куәтен 4 мәртәбә арттырырга мөмкинлек биргән – тәүлегенә 213 мең куб метрга кадәр.

Биологик чистарту корылмаларының икенче чиратын реализацияләү барышында химик пычрак агып төшүләрне механик чистарту төене яңартылачак.    

2018 елда монда сәнәгать агып төшүләре өчен яңа коллектор төзергә керешәчәкләр. Коллектор озынлыгы 13 км булачак, ул сәнәгать мәйданчыгын һәм чистарту корылмаларын тоташтырачак. Коллектор торак пунктларыннан җитәрлек дәрәҗәдә ерак булачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча