Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин хокук саклау органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә уздырды

03.04.2017

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин бүген хокук саклау органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә уздырды.

Киңәшмә транспорт төенләнешләрендә – аэропортларда, тимер юл станцияләрендә, автовокзалларда һәм метрополитен станцияләрендә, шулай ук кеше күп була торган объектларда куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә багышланган иде.

Куркынычсызлык чараларын көчәйтү агымдагы елның 3 апрелендә Санкт-Петербург метрополитенында террорчылык акты булуга бәйле.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.