Илдар Халиковны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итү турында Татарстан Республикасы Президенты Указы имзаланды

03.04.2017

Бүген Илдар Халиковны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итү турында Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

"Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы, "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында" 2005 елның 6 апрелендәге 64-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясы нигезендә карар бирәм: Халиков Илдар Шәфкать улын, башка эшкә күчүе сәбәпле, үз теләге белән Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итәргә", - диелгән Указда. 

Указны Рөстәм Миңнеханов 2017 елның 3 апрелендә имзалады (УП-261). 

Документ тексты Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында бар - http://president.tatarstan.ru/


ТР Президенты Матбугат хезмәте