Илдар Халиков "Татэнерго” идарәче компания" АҖ генераль директоры итеп билгеләнде

03.04.2017

"Татэнерго" идарәче компания" АҖнең Директорлар советы 2017 елның 4 апреленнән Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләү турында карар кабул итте, бу карар җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тарафыннан хупланды.   

Илдар Халиков Татарстан Республикасының энергетика секторы компанияләренең Директорлар советында җитәкчелек итүен дәвам итәчәк. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте