Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде

03.04.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның башка эшкә күчү сәбәпле үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкару, ТР Дәүләт Советы яңа кандидатны раслаганчы, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинга йөкләнә.  


ТР Президенты матбугат хезмәте