“Казан” станциясе белән халыкара аэропорт арасында интермодаль хәрәкәт проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура төзелеше 2012 елның 31 декабренә тәмамланырга тиеш

10.05.2011

“Казан” тимер юл станциясе белән “Казан” халыкара аэропорты арасында интермодаль пассажирлар ташу проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура төзелеше 2012 елның 31 декабренә тәмамланырга тиеш. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов җиткерде. Универсиадага кадәр әлеге аралыкта интермодаль пассажирлар ташуны оештыру хакында сөйләшүгә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Горький тимер юлы җитәкчесенең Казан төбәге буенча урынбасары Александр Черемнов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев килгән иде.

Интермодаль хәрәкәт, аерыбрак әйткәндә, пассажирлар ташуда берничә төр транспортның - авиация, тимер юл транспорты һәм автобусларның катнашуын күздә тоткан узелдан гыйбарәт. “Казан” тимер юл вокзалы төрле төрдәге җәмәгать транспортына күчеп утыру мөмкинлеге бирүче эре пункт санала. Әлеге проектны гамәлгә ашыру Универсиадага кадәр пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту, берничә төр транспортның килешеп эшләвенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә исәпләнгән. Интермодаль хәрәкәтне оештыру Казан халкын шәһәр үзәгеннән тиз арада аэропортка илтүне генә тәэмин итеп калмый. Халыкара аэропортлары булмаган күрше төбәкләрдән поездлар белән пассажирларны Казанга китерү һәм аэропортка илтүдә дә үзәк рольне уйнарга тиеш.

Горький тимер юлы вәкилләре белән Татарстан, Казан шәһәре җитәкчелегеннән торган уртак комиссия узган атнада интермодаль пассажирлар ташу проекты реализацияләнәчәк Казан-Аэропорт тимер юл тармагын караган иде. Сөйләшүләр барышында тимер юл линиясе урнашкан җирләрнең милекчеләре, шулай ук Казан-Вахитов-Аэропорт участогында йөк ташу эшләрен оештыру белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Азат Галиәхмәтов сүзләренә караганда, бүгенге көндә “Казан” станциясеннән халыкара аэропортка кадәр булган юл тармагының торышы канәгатьләнерлек түгел. Интермодаль хәрәкәтне оештыру өчен гамәлдәге тимер юлларны реконструкцияләргә һәм аэропортка бару урынында өстәмә рәвештә 2 км озынлыкта яңа юл сузарга кирәк булачак.

Горький тимер юлы җитәкчесенең Казан төбәге буенча урынбасары Александр Черемнов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Казан-Вахитов-Сәнәгать паркы-Усад-Столбищи –Юбилейная тимер юл тармагының төрле участокларында хәрәкәтнең расланган тизлеге сәгатенә 15 км дан алып 50 км га кадәр, ә хәрәкәт вакыты 50 минут тәшкил итә. Тимер юлның гамәлдәге участогы 1972 елда төзелгән. Реконструкциядән соң “Казан” тимер юл вокзалыннан “Казан” халыкара аэропортына кадәр 26,5 км аралыкны сәгатенә 100 км га кадәр тизлек белән узарга мөмкин булачак. Башкала үзәгеннән аэропортка баручы пасссажирлар юлга нибары 20-25 минут сарыф итәчәк. Пассажирларны аэропортка илтү өчен “Аэроэкспресс” компаниясенең 12-16 поездын, өстәмә рәвештә 5-7 шәһәр яны поездын, шулай ук 2-4 йөк поездын җәлеп итү ниятләнә.

Азат Галиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 29 апрельдә проект-смета документлары экспертизага тапшырылган иде. Аның нәтиҗәләре буенча проектның төгәл суммасы тәгаенләнәчәк. Якынча мәгълүматлар буенча, аның суммасы 12 млн. сум тирәсе булачак. Финанслау “Россия тимер юллары”ның инвестиция программасы кысаларында башкарылачак. “Россия тимер юллары” компаниясенең инвестиция комитеты быел төзелеш-монтаж эшләренә 3,1 млрд. сум бүлеп бирү турында карар кабул иткән иде.

Бу проектны гамәлгә ашыру эшләре 7 этапта алып барылачак. Эшне “Казан” тимер юл станциясен реконструкцияләүдән башлаячаклар. Гамәлдәге кызыл вокзал реконструкциядән соң, аэропортка юл тотучы аэроэкспресс павильоны итеп файдаланылачак. Ә поездларда ерак араларга юлга чыгучы пассажирларга төзекләндерүдән соң шәһәр яны вокзалы хезмәт күрсәтә башлый. Тимер юл вокзалы янында автобус станцияләр дә эшләячәк. Калган этаплар Казан-Тихорецкая участогындагы реконструкция эшләре, “Казан” аэропортында аэроэкспресс терминалын төзү, Казан станциясе-Вахитов-“Казан” аэропорты тимер юл тармагы киселешендә ике автомобиль юл төзү һ.б. эченә ала.

Восстание станциясендә дә вокзал инфраструктурасы төзеләчәк. Шартлы рәвештә “Казан-2”исемен алган станция шәһәр үзәгендәге станция эшчәнлеген җиңеләйтергә тиеш. Киләсе елдан барлык транзит поездлар аның аша уза башлый.

Интермодаль пассажирлар ташу проекты буенча 11 км озынлыктагы тимер юл Лаеш районы территориясеннән узачак. “Бу районны Казан белән тагын да ныграк бәйләячәк. Биредәге эшмәкәрләрнең активлыгы да артачак, интеграция көчәячәк”, - дип белдерә район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.