ТР Премьер-министры Арча зиратында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды

09.05.2011

Бүген иртән Казанның Арча зиратында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның каберлекләренә чәчәкләр һәм венок салу тантанасы булды.

Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Ларионова, Бөек Ватан сугышы ветераннары һ.б катнашты.

Бу чарада катнашучылар сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды. ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм ветераннар сугышта һәлак булучылар, “Солдат һәйкәле” һәм Советлар Союзы Герое, Казанның дәрәҗәле гражданины, легендар летчик Михаил Девятаев һәйкәленә чәчәкләр куйды. Шулай ук Казан шәһәре Халык депутатлары советы башкарма комитетының элеккеге рәисе, сугышта катнашкан Александр Бондаренко һәм ТР Ветераннар иҗтимагый оешмасы Республика советының элеккеге рәисе Надежда Тимашова каберенә дә чәчәкләр куйдылар.

Хәрбиләр каберләренә чәчәкләр куйгач, Татьяна Ларионова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары ике бабасы да сугыштан кайтмавын, ә әбиләре сугыш елларыннан соң бик иртә үлүен белдерде. “Бу көнне беренче чиратта, сугыш елларында һәлак булган якыннарымны һәм туганнарымны искә алам”, - диде ул.

“Минем укытучыларым һәм хезмәттәшләрем арасында сугышта булучылар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары бар иде. Аларның тормышларында шатлыкка караганда, проблемалар күп булуга карамастан, алар җаваплы һәм оптимист карашлы искиткеч буын кешеләре. Алар каршында баш иябез. Әмма тормыш дәвам итә һәм бүген ветераннар янында балалар да күп. Бу традицияләребез дәвам итәчәгенә өмет уята. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм”, - диде Татьяна Ларионова.