Рөстәм Миңнеханов: Татарстан өчен эре халыкара күргәзмә чараларын уздыру тәҗрибәсе кызыклы

02.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда VII Eллык инвестицион форум президенты, «Strategic Marketing & Exhibitions» компнаиясе җитәкчесе Дауд Әл-Шезауи белән очрашты.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде: «Без тагын VII Eллык инвестицион форумда катнашырга килдек. Татарстан 2011 елдан бирле ел саен үз күргәзмә экспозициясен оештыра. Форум – Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итү, яңа багланышлар урнаштыру һәм чит ил партнерлары белән тәҗрибә алмашу өчен бик уңай мәйданчык. Сезгә Форумны югары дәрәҗәдә оештырган һәм анда катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәсем килә» - диде ул.
Дауд Әл-Шезауи Рөстәм Миңнехановка форумны югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанда берничә мәртәбә булган. Үткән ел Казансаммит-2016да катнашкан һәм республиканың Россия Федерациясенең иң икътисадый алга киткән төбәге икәнлегенә инанган.   
 "Татарстан – безнең өчен мөһим стратегик партнёр. Сезнең республиканың күргәзмә потенциалы бик зур. Безнең илебез күргәзмә индустриясе өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия, һәм башка илләрдә яхшы партнёрлык элемтәләребез бар. Без Казанны һәм Татарстанны бөтен дөньяда таныттыру өчен күп эшләр башкара алабыз", - дип тәкъдим ясады Дауд Әл-Шезауи.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика мондый хезмәттәшлек белән гаять кызыксына. Сезнең эре халыкара күргәзмә чараларын уздыру тәҗрибәгез безнең өчен бик кызыклы. Без Сезнең тәкъдимнәр буенча фикер алышырга әзер. Сезне чираттагы Казансаммит-2017гә чакырам, анда без бу мәсьәлә буенча җентекләп сөйләшербез, диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте