Рөстәм Миңнеханов: "Авыл хуҗалыгында вәзгыять тотрыклы"
07.05.2011Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Республика башлыгы Татарстанның Аксубай, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
ТР Президенты гаилә фермаларында булды, республикада аларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Республика башлыгы Яңа Чишмәдә 16 фатирлы торак йортны карады, узган ел Бөек Ватан сугышы ветераннары әлеге йорттан фатирлар алган. “Яңа Чишмә капиталь ремонт программасыннан соң зур үзгәреш кичерде”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
“Язгы кыр эшләре бөтен җирдә дә актив бара. Кәефләр яхшы, техника бар, минераль ашлама һәм ягулык-майлау материаллары буенча тоткарлыклар юк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларга Яңа Чишмә районы кырлары белән танышканнан соң.
Тулаем алганда, көзге культураларның торышы яхшы, дип ассызыклады Президент. Гәрчә бүген республика башлыгы язгы кыр эшләренең барышы белән танышкан өч районда, аеруча Нурлатта, көзен проблемалар булса да.
“Быелгы кышның катлаулы булуына да карамастан, терлекләрнең баш санын саклап кала алдык. Терлек азыгына бәйле вәзгыять тә начар түгел”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, муниципалитетлар һәм аграр хуҗалык җитәкчеләре катлаулы чор узды, алга таба җиңелрәк булачак дип өметләнә.
Марат Әхмәтов журналистларга белдергәнчә, язгы кыр эшләре буенча барлык оештыру мәсьәләләре дә хәл ителгән. ТР Президенты карары нигезендә 2 миллиард сум күләмендә өстәмә ярдәм күрсәтелгән. Чәчү өчен һава торышы яхшы. Аграрийлар алдына кырдагы төп эшләрне 15 майга кадәр төгәлләү бурычы куелган.