Татарстан Президенты: Россия һәм Китай парламентара мөнәсәбәтләре – партнёрлыкның мөһим инструменты

22.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россия-Кытай VI Эшлекле Форумында һәм "Бердәм Россия" партиясе –Кытай Коммунистлар партиясе» партияара диалогында катнашучылар белән очрашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.  

Очрашуда «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Рәисе Борис Грызлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе ҮКның Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклы стратегик партнёрлык характерында. Югары дәрәҗәдә даими сәяси диалог бара, илләрнең халыкара һәм төбәк актуаль мәсьәләләре буенча уртак позицияләре бар. 2016 елда  Россия Федерациясе белән КХР арасында Дустанә күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамәгә имза салуга 15 ел тулды.  

«Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышларга зур игътибар бирелә. Без Кытай белән бүгенге мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын бик хуплыйбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Республикада Кытай Рәисе Ху Цзиньтао әфәнде, КХР Дәүләт Советы Премьеры Ли Кэцян әфәнде, Бөтенкытай халык вәкилләре собраниесенең (парламентының) Даими  комитеты Рәисе Чжан Дэцзян әфәнде булганы бар. Татарстаннан делегацияләр шулай ук Кытай Халык Республикасында еш булалар.   

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, күптән түгел Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге эшләп килә. Кытайның кайбер провинцияләре компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр төзелгән һәм гамәлгә ашырыла. Республика «Идел–Янцзы» уртак төбәк төркемендә актив эшли. 

«Үткән ел Менделеевскта "Аммоний"  минераль ашламалар җитештерү заводы эшләтеп җибәрелде. "Хайер" компаниясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

«Парламентара һәм партияара хезмәттәшлек мөһим юнәлеш булып тора. 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе делегациясе составында Кытайда булды», - диде ул.
 
Җавап сүзендә Сун Тао әфәнде ассызыклаганча, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсә бара: «Безнең партияара диалог мәйданчыгындагы төп  бурыч – төрле яклы партнёрлыкка һәм хезмәттәшлеккә ярдәм». 

Ул республиканың Кытай белән төбәкара мөнәсәбәтләргә керткән өлешен югары бәяләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.