Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Фатыйх Әмирхан урамындагы ишегалдында булдылар. Бу күптән түгел төзекләндерелгән территорияне карауда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Михаил Бабичка хәбәр ителгәнчә, бу ишегалдында 4 йорт урнашкан, анда 823 гаилә, ягъни 2095 кеше яши. Аны төзекләндерү мөмкинлеге 2011 елда башлап җибәрелгән республика программасы нәтиҗәсендә барлыкка килде. 11,5 миллион сум һәм халыкның бу мәсьәләне хәл итүдә актив катнашуы өч ял зонасы, балалар өчен уен мәйданчыгы һәм спорт мәйданчыгы булдырырга ярдәм итте.
Республиканың шәһәр тирәлеген һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе турында Наталия Фишман сөйләде.
Бүген шулай ук Михаил Бабич «ЗАРНИЦА» ҖБдә булды. Экскурсия барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленә компаниянең фәнни-тикшеренү һәм уйлап табу эшчәнлеге, төрле федераль программаларда катнашуы, республиканың мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеге турында сөйләделәр, җитештерү линияләрен һәм башкаларны күрсәттеләр.