Михаил Бабич Татарстанның күп функцияле үзәкләрен бәяләде

22.03.2017

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казандагы күп функцияле үзәк (Ямашев ур., 82) эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар озата йөрде. 

Карау барышында аңлатмаларны Татарстанда КФҮ директоры Ленара Мозаффарова биреп барды. Ул хәбәр иткәнчә, бүген республикада «бер тәрәзә» принципбы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең  50 филиалы эшли, бүлекләр барлык Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә ачылган. 2016 ел йомгаклары буенча республика КФҮ  тарафыннан 2,697 млн. хезмәт күрсәтелгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда  50%ка артыграк. 

Былтыр Татарстан бюджетына 528,6 млн. сумлык дәүләт пошлинасы кергән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан илдә 3 нче урында. 

Михаил Бабичка эшкуарлар өчен башкарылган эшләр турында да сөйләделәр. Бу максатлар өчен Татарстанда 5 махсуслаштырылган КФҮ оештырылган: 3се бизнес-инкубаторлар территориясендә һәм 2се – эшкуарларга ярдәм үзәкләре базасында.    

Аннары Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов күп функцияле үзәккә  килгән кешеләр белән сөйләшеп тордылар, аларның хезмәт күрсәтүләр сыйфаты турында фикерләрен сораштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.