Быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән 999 йортның бүген 901 ендә төзекләндерү эшләре бара
29.04.2011Быел республикада күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 999 объектның 901 ендә бүген ремонт эшләре бара. Соңгы ике атнада ремонт башланган йортлар саны 74 кә арткан. Планга кертелгән йортларның барысы буенча да Дәүләт торак инспекциясендә подряд килешүләре төзелеп, теркәлү үткән. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады. Капиталь ремонт программасының үтәлеше анда күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе булды.
Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, йортларны капиталь төзекләндерүгә республика казнасыннан муниципалитетларга 403,5 млн. сум күчерелгән. Бу - еллык лимитның 29,4 проценты. Җирле бюджетлардан бу максатларга еллык лимитның - 27,7 проценты, торак милекчеләре түләргә тиешле сумманың -28, 3 проценты күчерелгән. Соңгы ике атнада барлык чыганаклар буенча ремонт эшләрен финанслау күләме (федераль фондны исәпкә алмаганда) 150 млн. сумга арткан.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, бүген җирле бюджетлардан торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр хисабына 1 млрд. 145 млн. сум акча күчерелгән. Алар, үз чиратында, подряд оешмалары исәбенә бүгенгә шуның 891 млн. сумын күчергән. Акчаларның бер өлеше әлегә ТМШ һәм идарәче компанияләр счетында кала. 14 муниципаль берәмлек акча күчерү күләмен республика буенча уртача күрсәткечтән арттырган.
Тулаем алганда, башкарылган эшләр күләме канәгатьләнерлек булуга карамастан, шул ук вакытта 19 муниципаль берәмлектәге 49 йортта ремонт эшләре расланган графиктан 20 процентка калыша.
Торак инспекциясе уздырган мониторингтан күренгәнчә, бүгенгә капиталь төзекләндерү буенча башкарылган эшләр күләме 1 млрд. сумнан артып китүгә карамастан, әлегә башкарылган эшләр акты 11,3 млн. сумлык кына тапшырылган. Президент Рөстәм Миңнеханов вәзгыятьне төзәтергә кирәк, дип белдерде. “Документларны рәсмиләштерү эше белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Билгеле, бу вакыт сорый торган әйбер, тик моның кадәр зур аерма булырга тиеш түгел”, - дип кисәтте ул.