Казанга Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин килде.
“Казан” халыкара аэропортында Алексей Алешинны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров каршы алды.
Казанга килүнең төп максаты – Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашу. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узачак.
Казанга килеп җитүгә Алексей Алешин Татарстан Респупликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.