Рөстәм Миңнеханов Пакистанда Арфа технологик паркында булды

18.03.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясенә эш сәфәре кысаларында Арфа технологик паркында (Arfa Software Technology Park) булды. Арфа - Пакистанда иң эре мәгълүмат технологияләре үзәге. Аны 2012 елда ачтылар һәм «Microsoft» сертификациясе алган иң яшь белгеч 9 яшьлек кыз -Арфа Кәрим исемен йөртә. 

Технопарк мәгълүматлаштыру-коммуникацияләр технологияләрен алга этәрү, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү, мәгълүмати технология белгечләрен үстерү, ИТ-продукция импортын арттыру белән шөгыльләнә. 

Комплекс территориясендә The Punjab IT Board, The Information Technology University, Microsoft, Teradata, General Electric, Ublox, RentVM, Ebryx and Inbox компанияләре офислары бар. Шулай ук биредә Plan X технологик инкубаторы һәм IT-Университет урнашкан. 

Рөстәм Миңнехановка презентация барышында хәбәр ителгәнчә, ASTP ил хөкүмәте белән ныклы хезмәттәшлек итә, кайбер компанияләр киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән технологияләр булдыра. 

Әлеге өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе турында ИТ-парк директоры Антон Грачев хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, охшаш яклар да бар. Аерым алганда, бу белем бирү өлкәсенә карый. "Бездә электрон белем бирү өлкәсендә эшләнмәләр күп: укучылар билгеләрен тикшерү, ата-аналар белән укытучылар мөнәсәбәтләрен күзәтчелек итү. Сез үз системагызга мәктәп халәте турында пункт керткән - бу безнең өчен дә актуаль, - диде ул. - Хакимият белән җәмгыять арасында әңгәмәгә килгәндә, без "Халык контроле" проектын гамәлгә ашырабыз".

Шуннан Рөстәм Миңнехановка технопарктан экскурсия уздырдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев