Татарстан Президенты Пакистанда Пенжаб провинциясенең Баш министры Мөхәммәд Шаһбаз Шәриф белән очрашты

18.03.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лахор шәһәренә визиты кысаларында Пенҗаб провинциясенең (Пакистан) Баш министры Мөхәммәд Шаһбаз Шәриф белән очрашты. 

Мөхәммәд Шаһбаз Шәриф билгеләгәнчә, Пенджабта Татарстан Россиянең икътисадый яктан нык төбәк булуын беләләр. Ул исәрткәнчә, 1999 елда Россиягә визиты кысаларында Пакистан Премьер-министры Мөхәммәд Наваз Шәриф Казанда да булган. "Кичә без Премьер-министр әфәнде белән очраштык. Ул сезнең республиканы җылы сүзләр белән искә алды", - диде Баш министр. 

Ул хәбәр иткәнчә, Пенҗаб Пакистанның алдынгы төбәкләренең берсе. биредә төрле файдалы казылмалар чыгарыла (күмер, тоз, доломит, гипс, ком) һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы, ана провинция халкының 70 % җәлеп ителгән. 

"Бүген илләребез арасындагы килешүләр кысаларында хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк. ИТ, туризм, АСК, кадрлар әзерләү, спорт һәм башка тармакларда мөмкинлекләр яхшы. Халыкара терроризмга каршы көрәштә көчләрне берләштерү дә гаять зур әһәмияткә ия", - дип мөрәҗәгать итте ул ТР Президентына. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның Пенҗаб провинциясе белән уңышлы хезмттәшлеккә мөмкинлекләре бик күп. Моңа Россия белән пакистан арасындагы югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр ярдәм итә. Аның сүзләренчә, продукция, технологияләр белән алышу, мәгариф өлкәсендә һәм мәдәни хезмәттәшлек мөмкин. 

Быел Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелешен тәмамлау көтелә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул мөселман мәгариф учреждениеләре арасында хезмттәшлекне ныгытуга аеруча игътибар итәргә тәкъдим итте. 

Татарстан Президенты уртак проектларны алга этәрү өчен эш төркемнәрен оештырырга тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев