1 майга кадәр Татарстанда 379 сугыш ветераны яңа фатир алачак

23.04.2011

1 майга кадәр Татарстанда 379 сугыш ветераны яңа фатир алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Киңәшмәдә министр докладында түбәндәге саннарны белдерде: 2011 елның 1 маена кадәр гомуми мәйданы 64 мең кв. метр булган 1351 фатирлы (379 ы ветераннарга) 26 йортны файдалануга тапшыру зарур, шул исәптә Дәүләт торак төзелеше буенча гомуми мәйданы 60 мең кв. метр булган 1223 фатирлы (287 се ветераннарга)19 йорт; Баш инвестиция-төзелеш идарәсе буенча гомуми мәйданы 4 мең кв. метр булган 118 фатирлы (92 се ветераннарга) 7 йорт.

Казан Башкарма хакимияте җитәкчесе Алексей Песошин видеоэлемтә буенча Татарстан башкаласында 1 майга кадәр 286 ветеран фатир алачак дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, фатирлар әзер, май бәйрәмнәренә кадәр ветераннарга тапшырылачак.

Татарстан Президенты Бәек Ватан сугышы ветераннарын фатир белән тәэмин итү буенча социаль программа республика җитәкчелегенең ныклы контролендә булуын искәртте.