Рөстәм Миңнеханов: “Шәһәр һәм район территорияләрен чистартуда мобильләшергә кирәк”
23.04.2011Шәһәр һәм район территорияләрен чистартуда мобильләшергә кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, быел кыш аеруча күп карлы булды, шәһәр һәм район үзәкләрендә күп чүп-чар һәм санкцияләнмәгән чүп-чар өемнәре барлыкка килгән. Ике айлык кысаларында чисталык урнаштыруның системалы эшен җайга салу зарур. Әлегә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бу эшнең координаторы буларак, әлегә бу мәсьәләне хәл итеп бетерә алмый.
Татарстан Президенты хокук бозучыларга беркетмә төзү буенча эшләрне көчәйтергә күрсәтмә бирде. Бүгенге көндә 1504 беркетмә төзелгән, 840 мең сумлык штраф салынган.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, ММЧ аша чисталык урнаштыру буенча уңай мисаллар белән бергә чүп-чар җыелмый торган тискәре мисалларны да күрсәтергә кирәк.
Искәртеп үтәбез, 22 апрельдә Чаллыда шәһәрнең экологик халәтен тикшерү буенча рейд, ә 21 апрельдә Казанның Киров районы буенча ТР санитария-экология ике айлыгы кысаларында рейд узды