Татарстан Хөкүмәте сайтында Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенының пленар утырышы турыдан-туры тапшырылачак

10.03.2017

Иртәгә, 2017 елның 11 мартында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенының пленар утырышы Интернет аша турыдан-туры тапшырылачак. 

Пленар утырыш Казанда «Корстон» КСККда уздырылачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Трансляциянең таянмасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының төп битендә урнаштырылачак (www.prav.tatarstan.ru). 

Чара иртәнге сәгать 10:00да башланачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.