Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллихны Татарстанга чакырды

08.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпицгка (ФРГ) эш сәфәре кысаларында Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.  
Яклар хезмәттәшлекнең тупланган тәҗрибәсе кысаларында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 
Станислав Тиллих, Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итеп, аны сәламләде һәм «Z/Intec-2017» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Саксония Ирекле дәүләтендә яңадан булуы өчен рәхмәт белдерде. 
Безнең төбәкләр хезмәттәшлеге – Россия-Германия мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә, диде ул.   
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, эш сәфәре кысаларында ул АМТЕС ГмбХ компаниясенең җитештерү куәтләрен караган, "Аргамак" татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашкан, шулай ук BMW компаниясе заводында һәм стартаплар өчен SpinLab бизнес-акселераторында булган.
Татарстан Республикасы Президенты Татарстан делегациясенең Лейпцигка эш сәфәрен бик яхшы оештыруны билгеләп үтте һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.  
Аннары Рөстәм Миңнеханов Станислав Тиллихны Казанга чакырды һәм   Татарстан-Саксония эш төркеменең киләсе утырышын 2017 елның 21 июнендә Казанда уздыруны искәртте. Бу чакта Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Германия белән Чили арасында футбол матчы булырга тиеш.
Станислав Тиллих Рөстәм Миңнехановка чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан партнерлары белән кооперацияне Россия базарына чыгу өчен зур мөмкинлек дип атады.   
Соңыннан Z/Intec күргәзмәсен ачуда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Германия Татарстанның әйдәүче тышкы икътисадый партнеры булып тора, ике арада товар әйләнеше 1 млрд евро.  
Татарстан Саксония белән уңышлы хезмәттәшлек итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2016 елның июнендә Татарстан делегациясе Дрезденда булды, Станислав Тиллих җитәкчелегендәге Саксония делегациясе ике мәртәбә Татарстанда булды ( 2009 елның апреле һәм 2016 елның ноябре). 
Аннары чыгышында, Казан һәм Лейпциг ярминкәләре арасында уртак күргәзмәләр оештырырга мөмкин, дип саныйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Без Германия һәм Саксония компанияләренең Россия базарына керү өчен Татарстанны старт мәйданы итеп сайлап алуыгызны телибез. Без үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык һәм сезне республикабызга чакырабыз» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов «Z/Intec-2017» күргәзмәсендә катнашучыларга.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.