Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашты

07.03.2017

Бүген Германиягә эш сәфәре  кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының АМТЕС ГмбХ (Волга-Днепр) компаниясенә экскурсиясеннән соң Ан-124-100 очкычы кабинасында оештырылган иде.
Бүгенгә берләшмәдә 30 активист бар икән (икесе АМТЕС компаниясендә эшли). Бу яшьләр Германиянең төрле шәһәрләреннән (Берлин, Кёльн, Лейпциг, Мюнхен, Франкфурт һәм башкалар), төрле өлкәләр белгечләре.
Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге өчен, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләрен, мәмдәниятен һәм телен саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.  
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, диде Татарстан Республикасы Президенты, бу дәүләт белән төрле яклы мөнәсәбәтләрне үстерү эшендә бик яхшы ярдәмчеләр. 
Татарстан Республикасы Президенты, «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе Германия белән Татарстан арасындагы, Россия белән Евросоюз арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәрләр, дип өмет белдерде. Германиянең «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе рәисе Ильяс Ямбаев үзләре уздырган чаралар, киләчәккә планнары, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекләре турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов актив хезмәте өчен Германиянең «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе рәисе Ильяс Ямбаевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты очрашуда катнашкан хатын-кызларны 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Чара истәлеккә дип фотога төшү белән тәмамланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте