А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән «AMTEC ГмбХ» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

07.03.2017

Бүген А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән «AMTEC ГмбХ» компаниясе (Волга-Днепр) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Чара  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Лейпцигка (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре кысаларында гамәлгә ашырылды.
АМТЕС ГмбХ компаниясе (Волга-Днепр) Көнбатыш һәм Россия җитештерүендәге авиация техникасына техник хезмәт күрсәтә һәм ремонт ясый. Компаниянең ремонт цехы Лейпциг-Халле аэропорты территориясендә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен предприятие буйлап экскурсия оештырылды. Аңлатмаларны АМТЕС ГмбХ компаниясе идарәче директоры Илдар Ильясов биреп барды.
Кунаклар көпчәкләрне һәм тормозларны ремонтлау цехында булдылар, Ан-124-100 очкычы экипажы кабинасын һәм йөк очкычы Ан-124-100 кабинасын карадылар.
Аннары Илдар Ильясов AMTEC ГмбХ компаниясен һәм Leipzig/Halle (Лейпциг/Халле) аэропортын тәкъдир итте.    
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләрне, аерым алганда, Казан аэропорты базасында йөк очкычларына техник хезмәт күрсәтү буенча мөмкинлекләрне өйрәнү өчен эш төркеме төзергә кушты.
Очрашу «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсен тәкъдир итү белән дәвам итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте