Татарстанда яңа sport.tatarstan.ru спорт порталы эшли башлады

07.03.2017

Татарстанның Спорт порталы – республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының флагман проекты. Россиядә әлегә мондый порталлар юк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министрлыкның башлыгы Владимир Леонов хәбәр итте.

Порталның үзенчәлеге шунда, ул барлык дәүләт һәм муниципаль cпорт Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен һәм объектларын бер уңайлы интерфейста берләштерә.

Сайт sport.tatarstan.ru. адресы буенча урнашкан. Бүгенге көндә портал системасына барлык муниципаль берәмлекләр, шулай ук республиканың физик культура һәм спорт оешмалары тоташтырылган.

Владимир Леонов сүзләренчә, хәзерге вакытта порталга 270тән артык спорт объекты кертелгән. “Комммерцияле секторны да алырга планлаштырабыз”, - диде ул.

Вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Татарстанның Спорт порталын эшләү якынча 5 миллион сумга төшкән.

“Сатып алу булды, тиешле бәйге үткәрелде. Татарстанда мәгълүматлаштыру буенча барлык чыгымнар, техниканы сатып алу да, бердәм дәүләт заказчысы аша башкарыла. Мәгълүматлаштыруны Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алып бара, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы проектның функциональ заказчысы булып тора”, – диде спикер.

 


“Татар-информ” МА