Россия Президент Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде

07.03.2017

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Әлеге документ бүген хокукый мәгълүматның интернет-порталында чыкты.

«Дәүләт алдында аерым шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясенең халыкара абруен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Рөстәм Миңнехановны – Татарстан Республикасы Президентын Александр Невский ордены белән бүләкләргә», - диелә документта.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.