Рөстәм Миңнеханов: “Динамо-Казан” хоккей командасының чемпион булуы – уртак уңышыбыз”
21.04.2011Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туплы хоккей буенча Россия-2011 чемпионатында “Динамо-Казан” хоккей клубының җиңүен спортчылар, тренерлар, иганәчеләр һәм җанатарларның уртак уңышы дип атады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионатында алтын медаль алган “Динамо-Казан” хоккейчыларын хөрмәтләделәр. Бу тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ туплы хоккей буенча федерация президенты Борис Скрынник, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Бүген Казан Кремлендә “Динамо-Казан” хоккейчыларын бүләкләү күңелле вакыйга. Татарстан тарихында беренче тапкыр Россия чемпионатының алтын медале Казанга эләкте. Бу уңышта спортчылар, тренерлар, иганәчеләр һәм, әлбәттә, җанатарларның зур тырышлыгы чагыла. Бу җиңүгә озак килдек һәм бу юл җиңел булмады. Әмма спортта җиңел генә уңышка ирешеп булмый”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Туплы хоккей һәрвакыт популяр булды, Казанда бу спорт төрен бик яраталар”.
Казан туплы хоккей буенча дөнья чемпионатын ике тапкыр кабул итте, дип искәртте ТР Президенты. Агымдагы елда Татарстан башкаласында узган дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы җиңүгә иреште. “Россия командасы уңышында безнең өлеш тә бар” дип билгеләп үтте ул.
“Динамо-Казан” хоккей клубының чемпион булуы – уртак уңышыбыз, - дип ассызыклады Татарстан Президенты һәм спортчыларга, тренерлар составына, иганәчеләргә һәм җанатарларга рәхмәт белдерде. – Ирешелгән дәрәҗәне саклау җиңел түгел. Әмма Казанда җиңү рухын саклый ала торган команда барлыкка килде”.
Татарстан Президенты Указы белән “Динамо-Казан” командасының баш тренеры Владимир Янко, Россия Дәүләт Думасы депутаты, клубның попечительлек советы җитәкчесе Ирек Богуславский, карьераларында бу җиңү 15 нче булган хоккейчылар Лаакконен, Бушуев, Ларионов, Лампинен, Погребной һ.б. “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. “Динамо-Казан” хоккей клубы шулай ук Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.
Татарстан Президенты спорт һәм динамо хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән өчен “Динамо” Бөтенроссия физкультура һәм спорт җәмгыяте алтын медале белән бүләкләнде. Аны “Динамо” рәисе урынбасары Владимир Тимошин тапшырды. Борис Скрынник үз чиратында Рөстәм Миңнехановка туплы хоккей буенча Россия-2011 чемпионатының алтын медален тапшырды, ә хоккейчыларга медальләр бүген “Пирамида” комплексында тапшырылачак. ТР Президентына “Динамо-Казан” ХК сы штандарты һәм чемпионнарның зур фотографиясе бүләк ителде.