Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясе вәкилләре белән алга таба предприятиене үстерү мәсьәләләре турында сөйләште

02.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier  компаниячсе вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов «Хайер Электрикал Эпплаенсис РУС» ҖЧҖ нең үсеш буенча директоры, Россиядә Haier вәкиллеге Людмила Романова һәм «Хайер Рус» сәүдә йорты генераль директоры Сун Чженьхуа белән предприятиене алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләште.

Искәртик, Haier  компаниясе - эре көнкүреш техникасын җитештерүче - "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткычлар производствосын ачты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина