Сергей Аксенов Рөстәм Миңнехановка Россия Кырымын торгызу һәм үстерүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде

01.03.2017

Кырым Башлыгы Сергей Аксенов котлау телеграммасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Кырымын торгызу һәм үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. 

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Ихлас йөрәктән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм!

Сезнең эшчәнлегегез  Ватанга хезмәт итүнең ачык үрнәге. Сезнең профессиональлек, җаваплылык һәм ватанпарвәрлек, Сезнең Россия һәм туган республикагыз иминлегенә намуслы хезмәтегез Сезгә лаеклы абруй һәм ихтирам казанды". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.