Сочида Татарстан Республикасы белән Иркутск өлкәсе арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды

28.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи - 2017" Россия Инвестицион Форумы тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты. 

Форумда гадәттәгечә Татарстан Республикасы стенды да бар. Быел төп тема - машина төзелеше кластеры. Күргәзәмне караучылар Татарстан Республикасындагы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры "Иннокам" кебек проектлары белән таныша алалар. 

Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае, Мәскәү, Адыгей Республикасы стендларын карады, проектлары белән танышты. 

Шуннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов губернаторны сәламләп, төбәкләр арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүен әзерләү тәкъдиме өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге документ алга таба элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул 2011 елда Иркутскта Байлар халыкара икътисадый форумында катншакан. Ә 2016 ел апрелендә Сергей Левченко үзе Казанда РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышнда катнашкан. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ике төбәк арасында товар әйләнеше 4 млрд. сумнан артык күләмдә. Төбәкләрнең авыр йөк машиналарын һәм авыл хуҗалыгы техникасын, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен, дарулар, медицина товарларын үзара сатуны киңәйтү мөмкинлеге бар. Шулай ук сәнәгать, авыл хуҗалыгы, югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтеп була. 

Иркутск өлкәсенең фәнни-техник өлкәдә һәм технологияләрдә куәтләре гаять зур, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан ТР Президенты Иркутск өлкәсе җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, өлкәдә 30 меңнән артык татар яши. 

Сергей Левченко, үз чиратында, хезмәттәшлек итү яклы икәнен ассызыклады. Сез җитәкли торган Россия Инновацион регионнары ассоциациясе кысаларындагы уртак эшебез белән мин кәнәгать, диде ул Татарстан Президентына.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иркутск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды, ул биш ел дәвамында гамәлдә булачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.