Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2017» Россия инвестицион форумында катнаша

28.02.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2017» Россия инвестицион форумында катнаша. Быел Форумның төп темасы – «Үсеш өчен яңа проектлар». 
Форумның ике көнлек (2017 елның 27-28 феврале) эшлекле программасына  27 чара керә, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев катнашында пленар утырыш.
Россия инвестицион форумының эшлекле программасында өч тематик блок бар: «Яңа төбәк сәясәте. Үсеш өчен мөмкинлекләр». Монда төбәк сәясәтен стимуллаштыруга карата яңа алымнар каралачак, Россия Федерациясен стратегик үстерүнең төп юнәлешләре буенча өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруга проект алымын куллану, алдан социаль-икътисадый үсеш территорияләренең эше нәтиҗәләренә, төбәкләрдәге инвестицион климатка  бәя биреләчәк. Шулай ук «Бизнес нәтиҗәлелеген арттырып. Үсеш өчен мөмкинлекләр» һәм «Тормыш өчен проектларны гамәлгә ашырып» темаларына дискуссион блоклар уздырылачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев эшлекле программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән «Төбәкләрнең керемнәре, аларның тәэмин ителеше һәм салым базасы» темасына киңәшмә уздырачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашында, Татарстан Республикасы Президенты барында WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты Илчелегенә багышлау тантанасы уздырылачак. Илче исеме 2017 елның 28 февралендә игълан ителәчәк.
Татарстан Республикасы күргәзмә стендында Татарстан белән берничә өлкә (Иркутск, Тамбов өлкәләре), шулай ук Карачай-Чиркәс Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау планлаштырыла. 

Форум турында төгәлрәк: http://rusinvestforum.org


ТР Президенты Матбугат хезмәте.