Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәр советы утырышында катнашты

22.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда булды. Төп максаты – Чаллы муниципаль берәмлегенең шәһәр советы утырышында катнашу. Ул 2016  елда Чаллының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Утырыш башланганчы Илдар Халиков һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев “КАМАЗ-Мастер” командасы узышчылары белән аралашты, “Кориб”, “Колуман Рус”, “КАМАЗ” компанияләре тәкъдим иткән автомобильләрне карады.

Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Анда  шулай ук алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) компанияләре - резидентлары катнашты: Haier, “Тэмпо”, “Заряд”, “Техноанод”, “Полихим Системс” заводлары, “Кама” һәм “ТЭСК” ҖЧҖ.

Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев:  “Чаллы" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенә керү өчен якынча 30 гариза бирелде, кытай партнерларын тикшерәбез, "ТЭМПО" һәм "Хаер"дан зур заявкалар көтәбез”, дип хәбәр итте.

Илдар Халиков  “Чаллы" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларына республика дәрәҗәсендә зур ярдәм күрсәтелә, әмма компанияләргә продукцияләрен җәелдерүдә һәм сатуда күп көч куярга кирәк, дип ассызыклады.

Утырыш барышында Наил Мәһдиев доклад ясады. Шәһәр казанышлары - ул, барыннан да бигрәк, барлык Чаллы халкының хезмәт нәтиҗәсе, дип билгеләде ул.

2016 ел гәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты 183 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы 115%ка җиткән.

Алга таба шәһәр мэры кече һәм урта бизнесның үсеше, төзелеш тармагы, торак-коммуналь хуҗалыгы турында сөйләде.

2016 ел дәвамында 300 мең кв. метр торак төзелеп, файдалануга тапшырылган. 420 гаилә күптән көткән фатирларын алган. Юлларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр иткәнчә, 2026 елга “Чаллы" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе компанияяләре-резидентлары 10 мең эш урыны булдырырга һәм 40 млрд сум инвестицияләргә тиеш.

Илдар Халиков Чаллы шәһәренең күп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республикада алда баруын ассызыклады. Аерым алганда, туучылар саны, сәламәтлек саклау учреждениеләренең нәтиҗәлелеге буенча 1нче урында, мәгариф буенча - 2нче, җитештерелгән товарлар күләме буенча 4 урында.

ТР Премьер-министры республика һәм федераль хакимиятнең шәһәргә һәм “КАМАЗ” ГАҖнә ярдәм итүе турында билгеләп үтте. 2016 елда югары дәрәҗәдәге бюджеттан 5,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

Утырыш азагында Илдар Халиков Чаллы халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Чаллы мэриясе матбугат хезмәте, ММЧ материаллары файдаланылды.