Рөстәм Миңнеханов судьяларның хисап конференциясендә: Административ бәхәсләрдә күчемсез мөлкәт объектларының кадастр хакы турындагы эшләр беренче әһәмияткә ия

22.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XII хисап-сайлау конференциясендә катнашты.

Чара «Корстон» КСККда узды (Казан).

Конференциядә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы судьлар бергәлеге органнары җитәкчеләре чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы судьяларының XII хисап-сайлау конференциясендә билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда судларга мөрәҗәгатьләр саны елына 5 процентка артып бара. 2016 елда республика судлары тарафыннан 852 меңләп эш һәм төрле материаллар каралган. Җәмәгать судьялары тарафыннан 502 мең эш каралган, бу гомуми санның 60%ын тәшкил итә, район һәм шәһәр судлары тарафыннан – 305 мең, Югары суд тарафыннан – 44.  

Төрле дәрәҗәләрдәге судларга йөкләнеш тә арткан, ул җәмәгать судьяларына аена 1 участокка 255 эш, район судларында – 1 судьяга аена 79 эш, Югары суд судьяларына уртача 30 эш туры килә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, билгеләп үткәнчә, Татарстанда судларның матди-техник базасын ныгыту буенча җитди эш алып барыла. Татарстан Республикасы Арбитраж суды, шулай ук Идел буе округы Арбитраж суды яңа бинага күчте.

«Башкарылган эш илебез Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев тарафыннан югары бәя алды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, 2016 ел Түбән Кама, Чаллы шәһәр судлары биналарын төзү өчен башлангыч булды, Лениногорск судында капремонт уздырыла, Зеленодольск шәһәр суды урнашкан бинада демонтаж эшләре алып барыла.   2016 елда Казанда һәм республика районнарында 23 суд участогы яңа һәм ремонтланган биналар алды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ул җәмәгать судьялары аппараты өчен 14 өстәмә штат берәмлеге бүлеп бирү турында карар кабул иткән. «Үткән елда без җәмәгать судьялары суд участокларын заманча таләпләргә туры килә торган биналарга урнаштыру эшен дәвам иттек», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген административ бәхәсләрдә күчемсез мөлкәт объектларының кадастр хакы турындагы эшләр беренче әһәмияткә ия. «2016 елдан алып гражданнар күчемсез мөлкәт өчен кадастр хакы буенча исәпләнгән салым түли башладылар, бу базар хакына туры килә дияргә була, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу мәсьәләнең актуальлеген исәпкә алып, республикада физик затлар мөлкәтенә салым буенча пени исәпләп чыгару датасын үзгәртү турында карар кабул ителде – 2017 елның 1 маена күчерелде».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада кадастр хакын билгеләү процедураларын камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла.

Азакта Татарстан Президенты судьялар корпусы вәкилләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.   

Шулай ук конференциядә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды, «Һөнәре буенча иң яхшы», «Ел судьясы» конкурсларына, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары арасында «Ел Фемидасы» иҗат конкурсына йомгак ясалды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.