Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы уеннары алдыннан "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары белән очрашты.
Гадәттәге очрашу Казанда "Ак Барс" хоккей клубы базасында узды. Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, клуб президенты, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Ак Барс" ХК баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов һәм башкалар катнашты.
"Бу сезон безнең өчен катлаулы булды. Көчле җиңүләр дә, уңышсыз уеннар да булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма болар узды. Хәзер яңадан башларга кирәк. Плей-оффта һәр команда үзенең көчен күрсәтер өчен барысын да эшлиячәк".
"Плей-оффка без төшеренке күңел белән килдек, бераз борчулы. Ләкин хәзер уңышсызлыкларны онытырга һәм алга таба барырга кирәк. Сез безнең республика исеменнән уйныйсыз. Сезнең җиңүләр - безнең җиңү ул, сезнең җиңелү - безнең җиңелү ул", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген "Ак Барс" командасының мөмкинлекләре зур. "Сез иң югары дәрәҗәдә уйный аласыз. Монда шик юк", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов уенчыларга алдагы ярышларда уңышлар, һәм җәрәхәтсез уйнауларын теләде.